- тәсбих
- дини. 1. Алланы зурлап, мактап һәм аңа шөкер кылып әйтелә торган сүзләр, догалар ("сөбханалла", "әлхәмделилла", "лә илаһә иллалла") 2. ДИСБЕ – Зекер һәм тәсбих сүзләрен санап әйтер өчен, гадәттә хөрмә төшләреннән, миләш агачыннан ясалган туксан тугыз төймә тезелгән һәм ике башы бергә бәйләнгән җеп. ТӘСБИХ АНАСЫ – Һәр 33 төймәдән соң куела торган, бер төр тәсбих сүзеннән икенчесенә күчүне белдергән зур төймә. ТӘСБИХ МУЛЛАСЫ – Тәсбихнең эре төймәләр тезеп һәм чуклап ясалган башы. ТӘСБИХ ТАРТУ – Гадәттә намаздан соң тәсбих төймәләрен берәм-берәм тартып, алланы зурлый торган дога уку
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.